2025 елның 1 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Экология министрлыгының атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе (АСКЗА) челтәре тарафыннан 323 меңнән артык үлчәү үткәрелгән. Казандагы биш станция 100 меңнән артык үлчәү башкарган.
Тулаем алганда, республикада һава сыйфаты рөхсәт ителгән нормалар чикләрендә кала. Ләкин АСКЗА-2 (Казан ш., Павлюхин ур., 75) 22 гыйнварда 18:20 сәгатьтә углерод оксидының рөхсәт ителә торган концентрациясенең бер тапкыр арту очрагын теркәгән. Артуның максималь тапкырлыгы 1,34 ПДКм.р. тәшкил иткән. Моның сәбәбе, фаразланганча, автотранспорт двигательләре эше булган.
Игътибар итәбез, 2025 елның 28 гыйнварыннан «ТР Экологик картасы» системасына ачык рәвештә тапшырыла торган АСКЗ мәгълүматлары техник сәбәпләр аркасында вакытлыча файдаланылмый. Якын арада бу мөмкинлекне торгызу планлаштырыла. Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.