Уеннар, күргәзмә һәм театр: Арча районы Үрнәк бистәсе балалар бакчасында экологик бәйрәм узды

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Арча районының Үрнәк балалар бакчасында туган як табигатенә багышланган кызыклы һәм танып белү чарасы узды. Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары нәниләргә әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм аны саклау өчен җаваплылык тәрбияләп, интерактив дәресләр үткәрделәр.

Балалар урмандагы тереклек дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр.  Алар Татарстан урманнарында нинди хайваннар һәм кошлар яшәвен, аларның урман экосистемасында нинди роль уйнавын белделәр. Балалар «Күл буенда» театральләштерелгән тамашасын куеп, анда туган республика үрнәгендә табигатькә һәм анда яшәүчеләргә сак карауның мөһимлеген күрсәттеләр.

Чара Кызыл китапка багышланган экологик күргәзмә белән тәмамланды. Мондый экологик агарту чаралары экологик белем бирүнең һәм балаларны экологик инициативаларга җәлеп итүнең мөһим коралы булып тора, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International