Татарстан Республикасының Зәй шәһәр суды Экология министрлыгының Зәй районындагы Баграж елгасының су саклау зонасында калдыклар агызуга юл куйган һәм "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" федераль законның 34, 51 статьялары, РФ Җир кодексының 42 статьясы һәм Россия Федерациясе Су кодексының 65 статьясы таләпләрен бозган җир кишәрлеге милекчесенә карата дәгъвасын канәгатьләндерү турында карар чыгарды. Туфракның калдыклар белән пычрану мәйданы 154 кв.метр тәшкил итә. Җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез җыю нәтиҗәсендә туфракка китерелгән зыянны исәпләү 169 507,80 сум тәшкил итте. Ирекле тәртиптә зыян кайтарылмады. Министрлык судка дәгъва юллады. Татарстан Республикасы Зәй шәһәр суды дәгъваны хуплады, зыян тулы күләмдә кайтарылды.