Татарстанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 366 тонна электролом җыелган

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Табигатьтән рациональ файдалану фондына Татарстан оешмаларыннан республикада программа башланганнан бирле электрониканы бушлай утильләштерүгә  2123 гариза кергән. Бюджет оешмаларыннан теркәлүләр саны буенча Татарстан Республикасы федераль программада катнашучы төбәкләр арасында алдынгы урынны алып тора.

Татарстан Республикасының 34 муниципаль районы территориясеннән 366 тоннадан артык электрон һәм электр җайланмалары калдыклары чыгарылган инде. Программада катнашкан оешмаларның гомуми саны 787 булды.

«Экология» илкүләм проектына, ә 2025 елдан «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган федераль программа халыкка үз срогын үтәгән техниканы экологик юл белән һәм уңайлы итеп эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеген бирә. «Катнашучыны теркәү» формасын тутырып, программаның рәсми сайтында гариза калдыру җитә (https://eko-fond.ru/electronics/).

Кабул ителә:

• компьютер һәм офис техникасы;

• көнкүреш техникасы (кер юу машиналарын һәм суыткычларны да кертеп);

• электр инструменты;

• фәнни һәм медицина техникасы;

• телефоннар һәм шәхси гаджетлар;

• электрон һәм электр уенчыклары;

• картриджлар (тапшырыла торган техника күләменең 10% артмаска тиеш).

Программа кысаларында батареялар; радиация билгесе белән билгеләнгән җиһазлар;  лампалар кабул ителми.

Искәртәбез, иске электр җиһазларын утильләштерү программасы Татарстан Республикасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында имзаланган Килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Программа халыкка үз срогын үтәгән техниканы экологик һәм уңайлы итеп эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеген бирә, шулай ук «Экология» илкүләм проектының экологик тәрбия бирү һәм халыкның әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерү максатларына ирешүгә ярдәм итә.

2025 елда Татарстан Республикасында табигатьтән рациональ файдалану фондының «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экологик программасын үткәрү графигы белән сез безнең сайтта «Файдалы мәгълүмат» кушымтасында (https://eco.tatarstan.ru/egkoloicheskaya-programma-shkola-utilizatsii.htm), шулай ук Фонд сайтында ( https://eko-fond.ru/electronics/schedule/#city-12 ) таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International