Санитар-экологик икеайлык кысаларында Азнакай районын тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары Совет урамында тимер-бетон калдыклар чүплеген ачыкладылар. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 52 м2 тәшкил иткән. Ык буе идарәсенең дәүләт инспекторы табигатьне саклау законнарын бозу факты буенча туфракка китерелгән зыянның күләмен исәпләп чыгардылар. Табигатьне саклау законнарын бозган физик затка карата мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү белдерелде. Экологларның таләпләре үтәлмәгәнлектән, Министрлык судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Суд Ык буе территориаль идарәсенең әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турындагы дәгъва гаризасын канәгатьләндерергә һәм физик затлардан 41 337,40 сум күләмендә түләтергә дигән карар чыгарды.