«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән экодиктантта 170,5 мең татарстанлы катнашты

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бөтенроссия экологик диктантына йомгак ясалды. Экодиктант 2024 елның 25 ноябреннән 8 декабренә кадәр онлайн-форматта экодиктант.рус интернет-порталында һәм офлайн мәйданчыкларда узды.  Быел Бөтенроссия экодиктантында Россиянең барлык төбәкләреннән 6,7 млн.кеше катнашкан. Диктант төрле яшьтәге, төрле кызыксынулы һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерде: мәктәп укучылары, түрәләр, студентлар, академиклар, бизнесменнар. Диктант сораулары экологиянең 12 төп бүлеген колачлады. Төп игътибар «Кызыл китап», «Тыюлык территорияләре» һәм «Экотуризм» кебек темаларга бирелде.

Татарстан Республикасыннан 170 420 кеше катнашты, бу үткән ел белән чагыштырганда 60 меңгә күбрәк. Республика мәктәпләрендә 355 офлайн-мәйданчык оештырылган иде. Катнашучыларның иң күпсанлы төркемнәре эколог булмаган өлкәннәр дә, «яшүсмерләр» дә булды. Экодиктантның 5 категориясе буенча катнашучылар түбәндәгечә бүленде: 12 яшькә кадәрге балалар – 12440 катнашучы; 12-17 яшьлек яшүсмерләр – 114180; өлкәннәр – 18+ (экологлар түгел) – 26800; өлкәннәр – 18+ (экологлар) - 4320; «Бергә язабыз!» – 12680 катнашучы.

I урынны 6235 кеше яулады, II урынны – 12035, III урынны 8540 кеше алды.

Татарстанда Экодиктантны оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International