Очрашуда катнашучылар якындагы өч атнага гидроузелларның чыгым күләмнәрен килештерде. Җылы һава аномалиясе һәм кар капламындагы су запаслары җитмәү сәбәпле, гидроузелларның элек билгеләнгән эш режимнарын саклап калу турында карар кабул ителде.
Әйтик, Росгидромет Идел-Кама каскадының барлык сусаклагычларында боз капламының калынлыгы 13 см алып 49 см кадәр тәшкил итә дип күрсәтә. Ләкин җылы һава торышы һәм озакка сузылган җылыну аркасында формалаша алмаган кар катламының калынлыгы 30 сантиметрдан артмый. Кар капламындагы су запасы күпьеллык карның 84% тәшкил итә. Мисал өчен, 2024 елның гыйнварында бу күрсәткеч 121% булган.
Һава торышының җылы аномалиясе һәм кар капламындагы су запасларының фаразланган кытлыгы шартларында алдагы ике декадага гидроузелларның элек билгеләнгән эш режимын тулаем саклап калу максатка ярашлы», - дип ассызыклады Росводресурсының Су хуҗалыгы эшчәнлеген җайга салу идарәсе башлыгы Дмитрий Савостицкий.
Гидроузелларның алга таба эш режимын төркем утырышында февраль башында караячаклар.