РФ Президенты указы нигезендә 2030 елга Россиядә җитештерү һәм куллану калдыкларының 25% өлешен эшкәртү планлаштырыла. Предприятиеләр куркыныч калдыкларны вакытында утильләштерүне тәэмин итәргә тиеш.
Таможня берлегенең «Майлау материалларына, майларга һәм махсус сыеклыкларга таләпләр турында» техник регламенты нигезендә эшкәртелгән продукция милекчеләренә аны товар нефть продуктларын алу максатында эшкәртү өчен тапшыруны тәэмин итәргә кирәк. Россия Табигать министрлыгының «I-V класслы хәвефлелектәге бертөрле калдыклар төркемнәре белән эш иткәндә таләпләрне раслау турында» боерыгы нигезендә эшчәнлек процессында эшкәртелгән майлау материаллары, майлар һәм махсус сыеклыклар барлыкка килә торган фирмалары, предприятиеләре яки оешмалары булган шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар әлеге калдыкларны утильләштерүгә алар барлыкка килгән көннән алып 11 ай эчендә тапшырырга тиеш.
Махсуслаштырылган оешмалар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән билгеләнгән һәм ачык реестрда сылтама карарга була: http://reestr.uoit.mnr.gov.ru/.
Утилизаторлар реестрын алып бару Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан гамәлгә ашырыла.