2025 елда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, беренче чиратта, ведомство эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән яңа социаль тикшеренү үткәрә.
Аноним сораштыру 23 сораудан тора һәм түбәндәгеләрне бәяләргә ярдәм итәчәк:
- Халыкны экологик агарту дәрәҗәсе;
- Табигатьне саклау чараларында халыкның катнашу дәрәҗәсе;
- Республикадагы экологик вәзгыятьне гомуми кабул итү.
Анкетаны тутыру иң күбе 15 минут вакытны алачак, сораштыруда Татарстанда яшәүче 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала.
Сораштыруны 26 гыйнварга кадәр әлеге сылтама буенча узарга мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/6761a47d02848f23ca7e919e/
Тикшеренүнең төп максаты – Экология министрлыгы эшчәнлеген камилләштерү һәм Татарстанда яшәүчеләрне экологик агарту эшен яхшырту, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Министрлык мондый социологик тикшеренүне уздырган иде инде, анда 6251 кеше катнашты.
Үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча, сораштырылучыларның 81% төбәктәге экология проблемалары һәм экологик вәзгыять белән кызыксына, ә 94% әйләнә-тирә мохиткә китерелә торган зыянны минимальләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләр кылырга мөмкин дип санаган.
Моннан тыш, респондентларның 88% өлеше экологик хәрәкәтләр эшчәнлеген хуплаган. Шул ук вакытта экологик чараларда катнашмауның еш сәбәбе вакыт булмау (50%) һәм үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат булмау (32%) белән бәйле булган.
Сораштыруда катнашучыларның 8% Министрлыкка мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең иң еш сәбәпләре булып чүплекләр (40%), контейнер мәйданчыкларындагы чүп-чар (33%), су объектларының пычрануы (25%) һәм һаваның сыйфаты (23%) саналган.