Экология министрлыгы 2024 ел өчен 2-ТП (һава) формасы буенча хисапны вакытында тапшырырга кирәклеге турында искәртә. Хисапны табигатьтән файдаланучының шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга кирәк: https://lk.rpn.gov.ru/
Бу предприятиеләрендә атмосфера һавасын пычратуның стационар чыганаклары һәм елына 10 тоннадан артып киткән яисә атмосфераны пычратучы матдәләр составында 1 һәм (яки) 2 класслы куркыныч матдәләр булганда елына 5 тоннадан 10 тоннага кадәр матдә чыгаручы юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар өчен мәҗбүри.
Соңгы тапшыру вакыты – 2025 елның 22 гыйнвары.
Беренчел статистик мәгълүматларны вакытында тапшырмаган яисә бөтенләй дә тапшырмаган өчен административ җаваплылык һәм штраф билгеләнгән:
Вазыйфаи затлар өчен – 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр
Юридик затлар өчен – 20 000 дән 70 000 сумга кадәр.