Казанда «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясенә йомгак ясалды

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Казанда иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» 2024 республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Премиягә ТРның 45 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 373 заявка бирелгән.

Тантанада әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иреклеләр роленә аерым игътибар бирелде. Экологик волонтерлыкның әһәмияте турында экология министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде: 

«Экология – ул безне берләштерә торган әйбер! Нәкъ менә экологик иминлек республика халкының гомуми тормышына йогынты ясый. Сезнең кебек энтузиастлар ярдәмендә федераль дәрәҗәдә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешеп була. Агымдагы елда гына да 10 мең километрдан артык яр буе полосалары чистартылды.

Республикада экологик волонтерлык актив үсеш алды – «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәтенең 10,5 меңнән артык активисты, Рус география җәмгыятенең төбәк хәрәкәте чараларында 5,5 меңнән артык катнашучы, Татарстан Республикасы яшь натуралистлар хәрәкәтенең 2,3 меңнән артык катнашучысы». 

Премия нәтиҗәләре буенча гран-прины «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте активисты Виктор Воропаев алды.  «Экология өлкәсендә ел волонтеры» исеме – Казаннан Алинә Минһаҗевага, ә «Хайваннарга ярдәм өлкәсендә ел волонтеры» исеме Лениногорск районыннан Екатерина Соболевага бирелде. Лауреатларның тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://vk.com/dobrotatarstan

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм ирекле эштә алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International