Табигатькә китерелгән зыян өчен хокук бозучы 2 млн сумнан артык түләячәк

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Әлмәт районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан Р.Фәхретдин урамында рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны ачыкланды. Чүплекнең гомуми мәйданы 2565 кв.м тәшкил итә.

Җир кишәрлеге милекчесе адресына 2 039 000 сумлык зыянны каплау турында кисәтү һәм дәгъва юлланды. Хокук бозучы чүплекне бетергән, ләкин зыянны каплаудан баш тартты.

Бу очракта экологлар Әлмәт шәһәр судына дәгъва гаризасы юлладылар. Дәгъва Экология министрлыгы файдасына канәгатьләндерелде. Суд хокук бозучыны әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны капларга мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International