Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 9433 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның 94%ы инде хәл ителгән.
«Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында 4541 мөрәҗәгать кабул ителгән. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 3363 белдерү килде. «Халык контроле» системасында – 1343, «ПОС» кире элемтә платформасында 186 сорау теркәлгән.
Халык арасында иң популяр мәсьәлә булып санкцияләнмәгән чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау темасы кала бирә. Бу сорауга 6157 мөрәҗәгать туры килә. Шулай ук атмосфера һавасының сыйфаты буенча – 1266, су буенча – 931, башка мәсьәләләр буенча 1079 хәбәр килгән.
Бүгенге көнгә 8867 мөрәҗәгать экологлар тарафыннан каралган һәм хәл ителгән инде.