«Амиркон» ҖЧҖ өчен лицензиясез ком чыгару 815 мең сумга төште

2024 елның 6 декабре, җомга

Узган елның февралендә Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе адресына Түбән Кама халкыннан берничә тапкыр шикаять килгән иде. Гражданнар гомуми файдаланудагы юлда йөрүче күп санлы ком тутырылган йөк машиналарына зарланып, җир эшләре законлы рәвештә алып барыламы икәнлеген ачыклауны үтенгәннәр иде.

Күчмә тикшерү кысаларында халыкның шикләре расланды, экологлар җир асты байлыкларыннан үз белдеге белән файдалану фактын ачыкладылар. Кагыйдә бозучыга зыян күләме белдерелде, ләкин билгеләнгән срокларда ул кайтарылмады.

Алга таба, чаралар күрү өчен, эш ТР Арбитраж судына карау өчен тапшырылды. Кама аръягы идарәсенең 815 мең сумлык дәгъвасын канәгатьләндерү турында карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International