Татарстан Республикасы Арбитраж суды Теләче районында туфракка китерелгән зыянны компенсацияләү турында карар чыгарды. 2023 елның сентябрендә агынты суларны агызган өчен хокук бозучыга 53 мең сум түләргә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Магистраль урамындагы чокырларның тулып торуы 10 кв.м. тирәсе туфракны пычраткан иде. Алынган пробаларда экологлар аммоний-ион, хлоридлар һәм нефть продуктлары күләменең артуын ачыкладылар. РФ Җир кодексының 42 статьясы таләпләрен бозу факты буенча Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары тарафыннан зыян күләме исәпләнде һәм түләтү өчен белдерелде. Юридик затның зыянны каплаудан баш тартуына бәйле рәвештә Министрлык ирекле рәвештә судка дәгъва гаризасы юллады.