Бүген Нурлат районында Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Инвалидлар декадасына багышланган чараларда экология министры Александр Шадриков һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты.
«Нурлат районында турыдан-туры киңәш һәм ярдәм таләп ителгән һәрбер кешенең ихтыяҗларына ихлас күңелдән, гаиләләрчә җылылык һәм наз белән карыйлар. Монда бүген көчле рухлы кешеләр җыелган. Сез, бернигә дә карамастан, шулкадәр күп яхшы һәм игелекле эшләр башкарасыз, безнең буын өчен үрнәк булып торасыз, рәхмәт сезгә», – дип бәйрәм кунакларына җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте экология министры. Бүгенге көндә Нурлат районында I төркем инвалидлар – 423, II төркем инвалидлар – 2326, III төркем инвалидлар – 2192, инвалид балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар – 225, бер Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм ике сугышта катнашып инвалид булган, махсус хәрби операциядә катнашучы инвалидлар – 7 кеше яши. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү һәрвакыт мөһим бурыч булды һәм шулай булып кала да.
Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бүген Нурлат районының иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Александр Шадриков һәм Дамир Ишкинеев шулай ук махсус хәрби операция сугышчыларына да бүләкләр тапшырдылар.