Төньяк идарә инспекторлары Арчаның «Сандугач» балалар бакчасында экология дәресе үткәрделәр. Башта балалар яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең мөһимлеге, ризыклардагы витаминнар һәм файдалы матдәләр турында белделәр.
Теориядән соң мастер-класста мавыктыргыч практика булды. Кулинар процесска гына түгел, куркынычсызлык һәм гигиена кагыйдәләренә дә мөһим игътибар бирелде, аларны инспекторлар яшь пешекчеләргә ачык аңлаттылар. Балаларның әти-әниләре дә катнашты. Алар балаларга ярдәм итеп кенә калмады, ә гаилә һәм өй атмосферасын тудырып, үзләренең дә кулинария серләре белән уртаклаштылар!