Теләче авылында җирләрнең бозылуын Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары быел май аенда ачыклаган иде. Яшьләр урамындагы 8 нче йорт янында экологлар тарафыннан агынтыларны ташлау факты теркәлде.
Ул вакытта агызуның сәбәбе тулган чокырлар булуы ачыкланды, ә хокук бозу өчен җаваплылык идарәче компаниягә кагыла. Аның үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәве туфракны аммоний ионы, хлорид ионы һәм тимер кебек матдәләр белән пычратуга китергән. Зыян күләме 16,7 мең сум тәшкил итә.
Зыянны каплау буенча дәгъва материаллары судка җибәрелде. ТР Арбитраж суды карары белән экологларның дәгъвасы канәгатьләндерелде.