Экология министрлыгы ел башыннан бирле халыкның 90% мөрәҗәгатен карады һәм хәл итте

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 9350 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның 90% ы инде хәл ителгән. 

Иң күп хәбәрләр «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында килде – 4507. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 3316 мөрәҗәгать килгән. 1341 сорау «Халык контроле» системасында һәм 186 сорау «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән.

Чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау белән 6122 мөрәҗәгать бәйле. Атмосфера һавасының сыйфаты буенча 1265 хәбәр килгән, су һәм башка мәсьәләләр буенча – 931 хәбәр һәм башка мәсьәләләр буенча – 1032. 

Бүгенге көнгә 8418 мөрәҗәгать экологлар тарафыннан каралган һәм хәл ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International