Экология министрлыгына халыктан Бөгә елгасы буендагы чүплек турында мөрәҗәгать килде. Кама буе идарәсе инспекторлары Алабугага, Спас урамына чыктылар. Территорияне карау барышында хокук бозу очрагы расланды. Бөгә елгасының су саклау зонасында төзелеш калдыкларын туплау урыны табылды.
Чүплекнең гомуми мәйданы – 549 кв.м, күләме – 142 куб.м.
Экологлар тарафыннан табигатькә китерелгән зыян 132 мең сум күләмендә исәпләнгән. Җир кишәрлеге милекчесенә зыянны каплау турында кисәтү һәм дәгъва юлланды. Эш буенча барлык материаллар да судка җибәреләчәк.