Экология министрлыгы татарстанлыларның 90% артык мөрәҗәгатен карады һәм хәл итте

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Республика халкы экология мәсьәләләре белән актив кызыксына һәм табигатьне саклау буенча хокук бозулар турында хәбәр итүләрен дәвам итә. Ел башыннан Министрлыкка 8432 мөрәҗәгать керде, аларның 91% ы буенча карар кабул ителде инде.  

Иң популяр «чүплекләр» категориясенә хәбәрләрнең күп өлеше туры килә – 5368. Атмосфера һавасының сыйфатына 1223 мөрәҗәгать һәм 908 – суның сыйфатына бәйле.

Экологларның иң актив ярдәмчеләре булып мәктәп укучылары кала. «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы ярдәмендә 3794 белдерү кабул ителде. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша карауга – 3151 хәбәр, «Халык контроле» системасында 1310 хәбәр килде. «ПОС» кире элемтә платформасында 177 мөрәҗәгать теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International