Игелекнең яшел формуласы: «Салават күпере»ндә 300 дән артык агач һәм куак утырттылар

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

«Салават Күпере» микрорайонында «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән СИБУРның «Яшел формула» программасы кысаларында агач утырту буенча маштаблы табигать саклау акциясе узды. Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә 200 дән артык агач, шул исәптән чыршы, юкә һәм өрәңге, шулай ук 120 дән артык куак җиһанны бизәп торачак. Чарада 100 дән артык кеше катнашты, алар арасында ТР Экология министрлыгы вәкилләре, «Казаноргсинтез», ТР буенча Росприроднадзор, Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм шәһәрнең битараф булмаган халкы бар.

«Безнең өчен компаниянең Татарстан Республикасы халкы белән экологик тәртип формалаштыруга керткән өлеше кадерле. Бу бергәләп үсентеләр утырту, калдыкларны аерым җыю, яшьләрне һәм балаларны экологик агарту дәресләре дә», - дип билгеләп үтте экология министры урынбасары Ольга Манидичева.

Катнашучыларның күбесе, микрорайонны яшел зоналар белән бизәү өчен, гаиләләре белән башка районнардан килгән иде. Активистлар мондый акциядә күптән катнашырга теләүләре һәм агач утырту чын гаилә традициясе булыр дип өметләнүләре турында уртаклаштылар.

Исегезгә төшерәбез, СИБУРның «Яшел формула» десоклиматик программасы компаниянең климат йогынтысын киметүгә һәм аның тотрыклы үсеш буенча стратегик максатын үтәүгә юнәлдерелгән. Соңгы өч елда бу программа кысаларында «Салават күпере»ндә генә дә 700 дән артык агач һәм куак утыртылды. 2025 елга кадәр СИБУР булган төбәкләрдә 5 миллионнан да ким булмаган агач утырту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International