«Экология йөзләрдә» рубрикасы аша искиткеч хезмәткәрләребез турында сөйләүне дәвам итәбез. Бүген Самат Таһир улы Вахитов үзенең туган көнен билгеләп үтә

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Экология министрлыгының Җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен көйләү идарәсе башлыгы Самат Вахитов бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә.

2009 елда Самат Таһир улы «Геология» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлый. Ямалда производство практикасы вакытында беренче тапкыр төньяк балкышын күрүен һәм бу матурлыкка мәңгегә гашыйк булуын искә төшерә. Үзенең булачак һөнәрен ул аңлы рәвештә сайлаган, чөнки геология, аның әйтүенчә, авантюризм һәм романтиканы өстен күрүчеләр һәм бер урында утырырга яратмаучылар өчен. Бу һөнәр ияләре җир йөзендәге иң ерак урыннарга барып, сәяхәтләрдә һәм экспедицияләрдә планетабызның чын хәзинәләрен күрә алалар.

Бурычы һәм күңел чакыруы буенча геолог буларак ул эштән буш вакытта табигатьтә гаилә даирәсендә үткәрүне өстен күрә, тау чаңгысы һәм аучылык белән мавыга. Самат Вахитов үзенең яраткан һәм сөекле хатынын, ике улын бу тормышта иң зур хәзинә итеп саный. 

Экология министрлыгы коллективы барлык котлауларга кушыла һәм Самат Таһировичка ныклы сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм зур бәхет тели

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International