Законсыз хуҗа булган. Суд карары белән Лениногорскида су буендагы корылмалар сүтеләчәк

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәр прокуратурасы белән берлектә Воздвиженка авылы янындагы участокларны тикшерделәр. Күрсәтелгән җирләрдә урнашкан буаларга керү мөмкинлеге чикләнгән дигән мәгълүмат расланды.

Яр сызыгы чикләрендә милекче беседка төзегән, ә акваториядә пирслар урнаштырылган. Болар барысы да, экологлар сүзләренчә, гражданнарның су объектларына тоткарлыксыз керү хокукын чикли. 

Моннан тыш, уртак тикшерү барышында җирләрнең закон бозып физик затларга тапшырылуы ачыкланган – әлеге су объектлары хосусый милектә була алмый. 

Ачыкланган фактлар прокуратураның судка мөрәҗәгать итүенә нигез булды, ул 35 мең кв.м мәйданлы өч җир кишәрлеген дәүләт милкенә кайтарырга һәм элеккеге хуҗасын киртәләрне сүтергә мәҗбүр итәргә карар чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International