Министр урынбасары Егор Тарнавский һәм табигатьне саклау прокуроры Денис Александров Казанда «Экология» илкүләм проекты объектларының әзерлеген бәяләделәр

2024 елның 27 сентябре, җомга

Министр урынбасары Егор Тарнавский һәм Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектларда эшләр барышы белән таныштылар.

Беренчесе – Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырлары. Биредә рекультивация эшләре 2021 елдан башлап алып барыла.

Хәзерге вакытта объектта ләм утырмаларын күчерү гамәлгә ашырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшләр башланганчы калдыкларның гомуми күләме 4 млн.куб метр чамасы булган. Шулай ук аскы экранны геотублар өчен урнаштыралар һәм аларны тутыралар.

Объектның гомуми әзерлеге 74% тәшкил итә, эшләрне киләсе елга тәмамлау планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыруның уңай нәтиҗәсен 1 млн 257 мең казанлы тоячак.

2 нче объектка килгәндә исә, Казан шәһәре канализациясенең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү инде финиш сызыгында. Хәзер объектның әзерлеге 96% тәшкил итә, дип хәбәр итте Егор Тарнавский.

Үткәрелгән чараларның нәтиҗәсе – чистарту сыйфатын яхшырту һәм Идел елгасына пычраткыч матдәләр агызу күләмен киметү, аның су бассейнына антропоген һәм экологик йөкләнешне киметү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International