«Нурзидә» чишмәсе Балтач районында Борбаш Сардыганы авылы янында урнашкан. Һәм менә инде берничә ел дәвамында бирегә чиста чишмә суын эчәргә киләләр.
Ә барысы да 2013 елда башлана. Чишмәне биредә яшәүче Габдулнур Хөсәенов табып ала. Соңрак бу урында тагын җиде кечкенә су чыганагы табыла. Җирле кеше үз акчасына бу сигез кече чишмәне бер зур чишмәгә берләштереп, аны әнисе хөрмәтенә атаган. Шулай итеп «Нурзидә» чишмәсе барлыкка килә. Ләкин игелекле эш моның белән генә тәмамланмый.
Чишмә янында тегермән, күпер һәм кечкенә мәчет пәйда була. Авыл халкы сөйләвенчә, Габделнур Хөсәенов туган авылыннан китсә дә, әле дә кече ватанына булыша: барлык чишмәләрне төзекләндергән, авыл халкына уңайлы булсын өчен коелар ясаган. Менә шулай бер изге эш җирле халык һәм туристлар ел саен «Чишмә бәйрәменә» җыела торган матур урын булдырырга ярдәм иткән.
Кече Ватаныбызны торгызып, без бөек Россияне торгызабыз!