Азнакай гимназиясенең иң яшь укучыларын эколог һөнәре белән таныштырдылар

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Нәрсә ул экология һәм кем ул эколог? Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай гимназиясенең иң яшь укучылары өчен дәрес үткәрделәр. Мәгариф учреждениесе – базасында экоүзәкләр эшләүче 103 учреждение исәбендә, шуңа күрә экологик тәрбия биредә эшчәнлекнең төп юнәлешләре арасында.  

Инспекторлар беренче сыйныф укучыларына үз һөнәрләре турында сөйләделәр, кешенең туфракны, суны һәм һаваны пычратуын һәм монда ярдәмгә экологлар – табигатьне саклаучылар килүен билгеләп үттеләр. Махсус лабораторияләрдә алар без чиста һава белән сулыйбызмы һәм нинди суда коенабыз икәнен тикшерү өчен тәҗрибәләр, сынаулар үткәрәләр.

Балаларга табигатькә сакчыл карарга өндәгән гыйбрәтле мультфильм күрсәттеләр. Соңыннан, суны акыл белән файдаланырга кирәклеге турында алган белемнәрне тагын бер кат беркеттеләр, чөнки аның запаслары чиксез түгел; янгын куркынычы һәм зарарлы төтен чыгу сәбәпле чүп-чарны яндырмаска киңәш ителде. Викторина белән шөгыльләнү табышмакларны чишү белән тәмамланды, күрсәткән белемнәренең югары дәрәҗәсе өчен экологлар балаларга танып белү буяуларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International