Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрен тикшерделәр. Рейдның предметы җир асты байлыклары турындагы законнарны үтәү булды.
47 лицензияле участок тикшерелде, шуларның 8ендә хокук бозулар ачыкланды. Җиде очракта – «ГЛОНАСС +112» системасына тоташу булмау, бу кисәтү чыгаруга сәбәп булып тора. Һәм тагын бер факт – бүлеп бирелгән тау чикләреннән чыгу. Материал хокук бозучыны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 2 өлеше (Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны бозу) буенча административ җаваплылыкка тарту өчен Кама транспорт прокуратурасына җибәрелде. Законсыз гамәлләрдән зыян 125 мең сум тәшкил итә.
Инспекторлар шулай ук су төбен тирәнәйтү эшләрен башкаруга бирелгән карарлар буенча судан файдалануның 21 кишәрлеген тикшерделәр. 5 хокук бозу очрагы теркәлде – ачыкланган фактлар буенча тиешле чаралар Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе тарафыннан күреләчәк.