Бүген Чаллыда һәм Әлмәт районында экологлар Мәләкәс елгасының яр буе территориясен һәм «Онур» чишмәсен чистарттылар.
Кама яны идарәсе инспекторлары Башкарма комитет һәм Росприроднадзор хезмәткәрләре белән бергә Чаллыда узган гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар. Уртак тырышлык белән Мәләкәс елгасы яры чистартылды. Активистлар барлыгы 150 капчык чүп җыйдылар.
Әлмәт районында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары шулай ук «Онур» чишмәсендә өмә үткәрделәр. Алар территорияне ботаклардан һәм көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. Бер сәгать эчендә 11 капчык чүп-чар җыелды.
«Безнең идарә өчен өмә – коллективны берләштерүче күркәм традиция, ул, өстәвенә, файдалы эш башкарырга, табигать турында кайгыртуны күрсәтергә тагын бер сәбәп бирә. Һәр яз һәм көз без чишмәләргә чыгып тәртип урнаштырабыз, чөнки алар да чисталыкка мохтаҗ», – дип билгеләп үтте Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторы Алинә Җәләлтдинова.