Зөбәрҗәтне корыда да, суда да чистартабыз! Иртәгә көзнең Үзәк өмәсе узачак!

2024 елның 20 сентябре, җомга

Иртәгә, 21 сентябрьдә, 10:00 сәгатьтә Юдино бистәсенең Зөбәрҗәт күле территориясендә очрашабыз. Активистлар һәм Татарстан халкы коры җирдә тәртип урнаштырган арада күл төбен РГҖ дайверлары чистартачак. Территорияне җыештыру «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе һәм «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында узачак.

Өмә вакытында беренче тапкыр Зөбәрҗәт күле территориясендә 360 форматындагы виртуаль кинотеатр эшләячәк. Виртуаль чынбарлык күзлеген киеп, катнашучылар Байкал күле, Сулак каньоны, Таулы Алтай, Нева һәм Ладога елгалары, шулай ук Карелия Республикасының табигый байлыклары белән соклана алачак.

61 команда катнашуга гариза бирде инде. 300гә якын кеше «Чисталык марафоны» квест-уенында җиңү өчен көрәшәчәк.

Инде традиция буенча экоакциядә катнашучыларны концерт программасы, кыр кухнясы һәм интерактив мәйданчыклар көтә.

Теркәлү 9:00 сәгатьтә башлана һәм 9:50 сәгатькә кадәр Зөбәрҗәт күле территориясендә дәвам итәчәк. Өмә өчен кирәкле барлык инвентарь урында биреләчәк. Бу Көзнең төп экологик вакыйгасына бөтен гаиләгез белән килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International