В.И.Вернадский исемендәге Илкүләм экология премиясенә гаризалар кабул ителә

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүләк әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү, сәнәгатьтә һәм энергетикада яңа технологияләрне үстерү, иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү, экологик культура формалаштыру һәм экологик белем бирүне үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган иң яхшы проектларга бирелә.

Конкурс 9 номинация буенча бер турда уздырыла:

• «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә фән» - проектлары алдынгы «яшел» технологияләр алуга һәм кертүгә юнәлдерелгән югары уку йортлары, индивидуаль тикшеренүчеләр, галимнәр коллективлары, коммерциячел булмаган оешмалар;

• «Тотрыклы энергия һәм җитештерү» - эшчәнлекләре тотрыклы үсеш, цикллы икътисад һәм «экологизация» принципларына туры килә торган хосусый һәм дәүләт компанияләре, коммерциячел булмаган оешмалар, дәүләт органнары һ.б.;

• «Тотрыклы шәһәрләр» - шәһәр мохитен һәм инфраструктурасын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар авторлары;

• «Экосистемаларны һәм биотөрлелекне саклау» - аерым төрләрне һәм тулы бер экосистемаларны саклауга юнәлдерелгән проектлар авторлары. Проект эшенең микъдар нәтиҗәләрен күрсәтергә кирәк (төрнең коткарылган вәкилләре саны, саклана торган га мәйдан, рекультивацияләнгән табигый территорияләр гектары һ.б.);

• «Тотрыклы үсеш юлы буларак мәгърифәт» – мәгърифәтчелек эшчәнлеге 1000 кешедән артык аудиториягә юнәлдерелгән хосусый затлар, югары белем һәм мәдәният учреждениеләре, дәүләт һәм хосусый компанияләр, дәүләт хакимияте органнары, коммерциячел булмаган оешмалар (колачны расларга кирәк);

• «Стартап: сәнәгать өчен инновацияләр булдыру үзәкләре буларак югары уку йортлары» – табигатьне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген җитештерүгә кертүче студентлар, фәнни хезмәткәрләр, яшь белгечләр;

• «ММЧның тотрыклы үсешкә керткән өлеше» – тотрыклы үсеш өлкәсендә үз проектын гамәлгә ашырган (экоакцияне башлап җибәргән, агарту кампаниясен уздырган һ.б.) массакүләм мәгълүмат чаралары (интернет-ММЧ һәм блогларны да кертеп);

• «Экогаилә – тотрыклы үсеш нигезе» – социаль әһәмиятле экология проектын гамәлгә ашырган гаиләләр яисә гаиләләр төркемнәре;

• «Балалар-яшүсмерләр экология премиясе» – үзләренең экология проектын гамәлгә ашырган 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр. Проект авторы үз эшчәнлегенә теләсә кайсы яшьтәге фикердәшләрнең чикләнмәгән санын җәлеп итә ала. Тәкъдим ителгән экологик проект мөһим матди нәтиҗәгә ирешергә тиеш. Тикшеренү һәм рефератив эшләр конкурста катнашуга кабул ителми.

Катнашуга гаризалар 2024 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр декабрьнең икенче яртысында Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ясалачак.

Катнашу турында тулырак мәгълүмат сайтта. Барлык сораулар буенча катнашучылар һәм мөрәҗәгать итүчеләр Конкурсны оештыру комитетына +7 (495) 953-72-77 телефоны һәм электрон почта аша мөрәҗәгать итә ала: ecoprize@vernadsky.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International