1 июньнән «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы кысаларында Экология министрлыгы тарафыннан Татарстан буенча ЭЭМның Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзор идарәсе белән берлектә 5049 автотранспорт чарасы тикшерелде. Татарстанның стационар постларында һәм автомобиль юлларында 4555 җиңел автомобиль, 358 йөк һәм 136 автобус тикшерелде.
«Машина йөртүчеләр «Чиста һава» операциясенең мөһимлеген һәм кирәклеген аңлый, һәркем үз автомобиленең атмосфера һавасы сыйфатына нинди йогынты ясавы белән кызыксына. Бу машина йөртүчеләрнең үзләренең транспорт чараларына һәм тулаем экологиягә җаваплы мөнәсәбәтен күрсәтә», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Никита Маслов.
Операция вакытында 152 җиңел машина, 7 йөк автомобиле һәм 3 автобус экологик яктан тикшерүне уза алмады. Барлыгы 162 автотранспорт чарасында артыклык булуы ачыкланды, бу гомуми санның 3,2% тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.