«ЭКОлидер» конкурсында җирле үзидарә органнары да катнаша ала

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бу атнада без «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер» республика конкурсында катнашу турында тулырак сөйләвебезне дәвам итәбез. Киләсе конкурс төркеме «Җирле үзидарә органнары».

Үз эченә 2 номинацияне ала:

- Татарстан Республикасы муниципаль районы территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен;

- Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен.

Конкурста катнашуның мәҗбүри шарты – заявка тутыру. Заявкада нәрсәләрне чагылдырырга кирәк:

- Калдыкларны аерым җыю нокталары саны;

- I һәм II класс хәтәрлегенә караган калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм тикшереп торуның федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән предприятиеләр өлеше;

- Эчә торган суның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар саны;

-Табигый газ ягулыгында эшләүче транспорт чаралары саны;

- Яшелләндерелгән территория мәйданы;

- Торгызылган яисә тернәкләндерелгән су объектлары саны;

- Төзекләндерелгән чишмәләр саны;

- Массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмати яктырту, яңалыклар саны.

Презентация теләк буенча, ирекле формада рәсмиләштерелә. Кабул итү комиссиясенә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларга һәм чараларга игътибар итәргә тәкъдим итәбез. Барлык нечкәлекләрне, шул исәптән конкурс нигезләмәсен Министрлыкның рәсми сайтында табып була: https://eco.tatarstan.ru/2024-7768429.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International