ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге белгечләре юннатлар сафына яңадан кергән балалар белән очрашты. Казан шәһәренең 12нче урта гомуми белем мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен «НЕурок географии» агарту проекты кысаларында алар дәрес үткәрделәр.
Балалар белән экологик грамоталылыкның нәрсә икәнлеге турында фикер алыштылар, республика Экология министрлыгы эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук укучылар катнаша ала торган барлык экологик конкурслар турында җентекләп сөйләделәр.
Аерым тема булып чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе торды. Әңгәмә барышында укучылар өйдә практикада куллана торган белемнәре белән уртаклаштылар.
«Киләсе шимбәдә – 21 сентябрьдә без Зөбәрҗәт күлендә масштаблы өмә оештырачакбыз. Бу квест-уен булачак, анда җыелган һәр капчык өчен баллар исәпләнәчәк, шулай ук призлар тапшырылачак», - дип хәбәр итте Экология министрлыгы белгече Анастасия Мердюкова. Балалар җыештыруда катнашу тәкъдимен шатланып кабул иттеләр һәм әти-әниләре белән бергә килергә вәгъдә иттеләр.
Укучылар үзләренең юннатлык юлларының башында гына әле: алда аларны күп санлы танышу һәм практик дәресләр көтә!