Барыгызны да «Чисталык марафоны»на чакырабыз! 21 сентябрьдә Казан «Яшел Россия» һәм «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» өмәләренә кушылачак

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

28 сентябрьгә кадәр илнең 89 төбәгендә  «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе һәм «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Россия суы» акциясе узачак! Татарстан Республикасы киләсе шимбәдә эстафетаны үз кулына алып, Зөбәрҗәт күле территориясендә масштаблы җыештыруны оештыра. 

Өмә «Чисталык марафоны» квест-уен форматында узачак. Бу – команда уены, аның кысаларында чарада катнашучылар билгеле бер вакыт эчендә калдыкларны фракцияләр буенча җыялар. Чүп тутырылган һәр капчык өчен командаларга баллар өстәлә. Моннан тыш, өмә кысаларында индивидуаль конкурслар да узачак. 

Иң күп балл җыйган командалар һәм конкурсларда җиңүчеләр чара партнерларыннан кыйммәтле призлар алачак.
Шулай ук катнашучыларны концерт программасы, кыр кухнясы һәм интерактив мәйданчыклар көтә. Мисал өчен, өмә мәйданчыгында Су ресурслары федераль агентлыгының 360 форматындагы виртуаль кинотеатры җәелдереләчәк. Виртуаль чынбарлык күзлеген киеп, өмәдә катнашучылар Россия табигатенең байлыгы һәм матурлыгы белән илһамлана, чиксез су киңлекләрен күрә алачак. Алар арасында Байкал күле, Сулак каньоны, таулы Алтай, Нева һәм Ладога елгалары, шулай ук Карелия Республикасының табигый байлыклары бар.

Кызыкмы? Алай булса, без сезне көтеп калабыз! 

Катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк булачак:

1. 4әр кешедән торган командаларга берләшергә;

2. Команданы  2024 елның 19 сентябрендә 12:00 сәг. кадәр https://clck.ru/3CzkX8 сылтамасы буенча теркәргә;

3. Теркәлү үтү нәтиҗәләре буенча команда капитанына оператив мәгълүмат алу өчен телеграм-каналга кушылырга кирәк (сылтама теркәлү формасында күрсәтелгән).

Чарада 14 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар катнаша ала, һәр командада ким дигәндә 18 яшьтән өлкәнрәк бер катнашучы булуы шарт.

Өмә уздыру урынына һәм кире кайту өчен трансфер оештырачакбыз. 2024 елның 19 сентябредә 12:00 сәг. кадәр, китү өчен уңайлы ноктаны күрсәтеп, https://clck.ru/3Czknm сылтамасы буенча индивидуаль теркәлү узыгыз. Җыелу күрсәтелгән вакытка кадәр 15 минут кала, чара көнендә гамәлгә ашырыла:

∙ Г.Тукай ур., 64 - китү вакыты: 08:30 сәг.,

∙ Красносельская ур., 51 йорт (КДЭУ парковкасы) - китү вакыты: 08:30 сәг.

Кайту өчен трансфер якынча 12:30 – 13:00 сәгатьтә булачак.

Үзең белән савыт-саба (кружка, тәлинкә, ашханә приборлары), индивидуаль саклану чаралары һәм яхшы кәеф булырга тиеш! Акциядә катнашу өчен инвентарь урында биреләчәк.

Өмәне Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International