Җиңүгә гариза! ЭКОлидер исеменә дәгъва кылучы иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар игътибарына мәгълүмат

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

«ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Сезгә уңайлы булсын өчен, без һәр конкурс төркеме буенча мәгълүматны аерым ачабыз.

«Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар» категориясенә 2 номинация керә.

Беренчесе – экология өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, хайваннарга ярдәм итүче, территорияләрне төзекләндерүче һ.б. эшләүче әкоммерцияле булмаган оешмалар өчен.

Икенчесе – әйләнә-тирә мохитне саклауга шәхси өлеш керткән катнашучылар өчен.

Катнашучылар өчен гариза  (5 нче кушымта) һәм 2024 елга үз эшчәнлегең турында презентация бирү мәҗбүри, анда сан һәм сыйфат күрсәткечләрен күрсәтергә кирәк. Бу үткәрелгән өмәләр, җәлеп ителгән катнашучылар, эшчәнлектән иминлек алучылар саны, үткәрелгән чараларның сыйфат күрсәткечләре (элек/соңыннан) һ.б. булырга мөмкин.

Шулай ук барлык катнашучылар өчен өстәмә баллар алу мөмкинлеге дә каралган. Биремнәр турындагы мәгълүматны сез безнең социаль челтәрләрдән белә аласыз.

Конкурс турындагы нигезләмәне сылтама буенча карап була - https://eco.tatarstan.ru/2024-7768429.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International