Экологлар тарафыннан «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша килгән 2733 хәбәр, «Халык контроле» системасында кабул ителгән 1080 хәбәр, «ПОС» кире элемтә платформасында 158 мөрәҗәгать һәм Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша алынган 2531 мөрәҗәгать каралган. Барлыгы ведомствога 6502 мөрәҗәгать кергән.
Татарстанлылар еш кына чүплекләрдән һәм чүп-чарны вакытында чыгармаудан зарлана. Бу сорауга 4032 хәбәр туры килә. Шулай ук Экология министрлыгына атмосфера һавасының сыйфаты буенча 941 һәм су сыйфаты буенча 790 мөрәҗәгать килде.
Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;
- «Цифрлы кире элемтәнең бердәм тәрәзәсе»: https://eco.tatarstan.ru/;
- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итү барышында. Әлеге телефон аша язылырга мөмкин: (843) 267-68-48.