Киләчәкне бергә сайлыйбыз! Татарстан экологлары һәм активистлары «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Түбән Заречье» пляжын җыештырды

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирүдән соң ук, шәһәр халкы, гаиләләр һәм активистлар Казансу елгасы ярында чисталык урнаштырды.

«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән, өмәдә катнашучылар «Түбән Заречье» пляжы территориясеннән 16 капчык чүп-чар җыйдылар. 

«Бүген без үзебезнең яшьләр, «Чиста булачак» активистлары, Рус география җәмгыяте белән җыелырга һәм яраткан пляжда тәртип урнаштырырга булдык. Без табигатебез өчен, бөтен Татарстан өчен, ул чәчәк атсын өчен игелекле эш эшлибез», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева. 

Бу көнне һәркем республика һәм бөтен Россия киләчәгенә үз өлешен кертте.

«Бу кояшлы көнне без «Түбән Заречье» пляжына аны тагын да чистарак итү өчен килдек. Ул – шәһәр халкы һәм туристлар арасында киң таралган ял итү урыны. Бүген безнең команда белән якты һәм чиста киләчәк өчен җыештырабыз», – дип уртаклашты «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте активисты Анна Баймяшкина.

Хәзер, экоакциядә катнашучылар ярдәме белән, яраткан урынга килү, аны чиста һәм матур итеп күрү тагын да күңеллерәк булачак. Барлык активистларга да рәхмәт белдерәбез! Экология безне берләштерә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International