Быел атмосфера һавасының чисталыгын контрольдә тоту станцияләре 3 миллионга якын үлчәү башкарган

2024 елның 6 сентябре, җомга

2024 елның 1 гыйнварыннан 6 сентябренә кадәр Татарстан Экология министрлыгының атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе тарафыннан 2,954 млн.үлчәү башкарылган, шул исәптән Казанда биш станция тарафыннан 909 меңнән артык үлчәү башкарылган.

Станцияләрдән алынган мәгълүматларга караганда, 29 августтан 6 сентябрьгә кадәр күкерт водороды буенча рөхсәт ителә торган концентрацияләрнең артуы теркәлгән: 

- АСКЗА-1 станциясендә (Зеленодольск м.р., Осиново авылы);

- АСКЗА-5 (Казан ш., И. Шакиров пр., 3).

Казанда урнашкан башка АСКЗА пычраткыч матдәләрнең артык булуы ачыкланмаган. 

Артыклык очраклары турындагы барлык мәгълүматлар күзәтчелек буенча Росприроднадзорга һәм Роспотребнадзорга тапшырыла. 

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, техник эшләр башкарылуга бәйле рәвештә, атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның автоматик станцияләрендәге үлчәү нәтиҗәләре ТР Экология картасында реаль вакыт режимында күрсәтелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International