Экологлар татарстанлыларның 6,4 мең мөрәҗәгатен карады

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Ел башыннан Республика иҗтимагый экология кабул итү системасына гражданнардан 6389 мөрәҗәгать килгән. 

«Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша 2750 хәбәр кабул ителгән; «Халык контроле» системасына 1041 мөрәҗәгать килгән; «ПОС» кире элемтә платформасында 155 мөрәҗәгать теркәлгән һәм Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша 2443 мөрәҗәгать каралган. 

Еш кына республика халкы чүплекләргә һәм чүп-чарны вакытында чыгармауга зарлана – 4017 хәбәр. 886 мөрәҗәгать атмосфера һавасының сыйфатына һәм 758 мөрәҗәгать суның сыйфатына бәйле булган.

Исегезгә төшерик, Экология министрлыгының «Вконтакте» бергәлегендә «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләгән һәркем сорау бирә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International