Зеленодольск укучысы «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты финалында Татарстанны тәкъдим итте

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Камилә Ямбушева, Зеленодольск районының 5 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы – «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча төбәк этабында җиңүче (юниорлар). Бүген Мәскәүдә ул «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы ярышларында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясады. Катнашучылар исемлегендә, Татарстаннан тыш, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Башкортстан Республикасыннан вәкилләр бар иде. Алар барысы да сайлап алу этабы йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр.

ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева да Мәскәүгә килде һәм катнашучыбызны хуплады. Ведомство җитәкчесе әйләнә-тирә мохитне саклауның дәүләтнең мөһим бурычы булуын билгеләп үтте: «Тармакны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен мәктәптән үк яшьләрне экология мәсьәләләре белән кызыксындырырга кирәк. Һөнәри осталык буенча чемпионат нәтиҗәсендә мәктәп укучыларына, студентларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге төрле мөмкинлекләрне күрсәтеп була, алар шул исәптән Экология министрлыгында да әзерлек узалар».

Ярышлар нәтиҗәсендә Татарстаннан катнашучы мактаулы дүртенче урынны алды. Камиләне республиканы Бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итүе белән котлыйбыз!

«Әйләнә-тирә мохитне саклау – Юниорлар» компетенциясе Чемпионат составында 2022 елда барлыкка килде. Бу юнәлеш буенча төбәк этабы Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте базасында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International