Гражданнар мөрәҗәгатьләренең 63% өлеше – чүплекләр турында

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 6297 мөрәҗәгать алынган.

Татарстанлылар зарланган иң актуаль проблема булып чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау проблемалары кала. Әлеге сорауга 3975 хәбәр туры килә. Шулай ук Экология министрлыгына атмосфера һавасының сыйфаты буенча 864 һәм суның сыйфаты буенча 745 мөрәҗәгать килде.

Булган элемтә каналлары буенча мөрәҗәгатьләр статистикасы түбәндәгечә:

     - «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы – 2727,

     - Министрлыкның интернет кабул итү системасы – 2403,

     - «Халык контроле» системасы – 1012,

     - «ПОС» кире элемтә платформасы – 155

Исегезгә төшерик, Экология министрлыгының «Вконтакте» бергәлегендә «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләгән һәркем сорау бирә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International