Бүген Төрекмәнстаннан килгән коллеганы Татарстан Экология министрлыгы эшчәнлеге белән таныштырдылар

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында ТР Экология министрлыгында Төрекмәнстанның әйләнә-тирә мохит министры урынбасары Бегенч Миминов булды.

«Сезне үзебезнең Министрлыкта күрү бик күңелле. Без тәҗрибә белән уртаклашырга һәм, барыннан да элек, тәҗрибәне үзләштерергә әзер, чөнки сезнең зур тарихлы, традицияле һәм экологияле зур илегез бар. Шуңа күрә Сезне сәламлибез һәм визитыгыз өчен рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләп үтте Татарстан экология министры урынбасары Егор Тарнавский, хезмәттәшен сәламләп. 

Бегенч Розыевичка ведомство эше турында җентекләп сөйләделәр һәм күчмә экология лабораториясе, атмосфера һавасының чисталыгын контрольдә тотуның автоматик станциясе мөмкинлекләрен күрсәттеләр, шулай ук «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносы аналитикасы өчен мөмкинлекләрне билгеләп үттеләр. Бу фәнни станция су өслеген реаль вакыт режимында тикшерә ала һәм иң куәтле елга йөзмә лабораториясенә ия. Министрлыкта кечкенә экскурсиядән соң түгәрәк өстәл узды, анда шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.

Төрекмән-Татарстан уртак эш төркеме утырышы кысаларында мондый очрашуларны дәвам итәргә һәм киләчәк хезмәттәшлек турында уйларга килештеләр.

Белешмә: 26 августтан 28 августка кадәр Казанда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төркмәнстан-Татарстан уртак эшче төркеменең тугызынчы утырышы уза. Чара «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International