Экология министрлыгы хезмәткәрләре Курск өлкәсендә яшәүчеләргә акчалата ярдәм җибәрде

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Кызгану һәм ярдәм кулы сузу – татарстанлыларның аерылгысыз сыйфатлары. Республика халкы берләште һәм ВСУ атышларыннан зыян күргән Курск өлкәсе халкына теләсә нинди ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Республика гуманитар акциясендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре дә катнаша. Эвакуацияләнүче халыкның тормыш-көнкүрешен тиешле шартлар белән тәэмин итүдә ярдәм итү, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатларында акчалата ярдәм җыеп җибәрелде.

«Без кешеләрдә бәла-каза килеп чыккач, читтә кала алмыйбыз. Безнең бурычыбыз ярдәмчел булу һәм хәлдән килгәнчә булышу», – дип билгелиләр Министрлыкта.

Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм кысаларында акча җыю «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды тарафыннан башкарыла. Теләгән һәркем акчаны махсус счетка күчерә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International