Александр Шадриков журналистларга «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектын тәкъдир итте

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

«Экология» илкүләм проекты ахырына якынлаша. Әмма әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү буенча эш моның белән генә туктатылмаячак. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектын эшләтеп җибәрү инициативасы куелды, ул алдагысының мантыйкый дәвамы булачак.

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков журналистларга проект кысаларында бүлеп бирелә торган акчалар һәм Татарстан Республикасында планлаштырылган чаралар турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, яңа илкүләм проект 2025-2030 елларда гамәлгә ашырыла торган 6 федераль проектны үз эченә алачак.

«Россия Суы» федераль проекты «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектлары юнәлешләрен берләштерәчәк. Проект паспорты нигезендә финанслау күләме 210,15 млрд.сум тәшкил итәчәк.

«Чиста ил» федераль проектына алмашка «Генераль җыештыру» киләчәк. Проектның максаты шулай ук әйләнә-тирә мохитне пычратуны булдырмау һәм әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын һәм хуҗасыз башка объектларны бетерү юлы белән халыкның экологик иминлеген тәэмин итү булачак.

Россия Федерациясе территориясендә кимендә 50 шундый объектны бетерү күздә тотыла, аларның исемлеге объектларны бәяләү һәм категорияләү уздырылганнан соң төзеләчәк һәм расланачак. Бу максатларга 157,3 млрд.сум салынган.

Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, федераль проект кысаларында Татарстанда Нурлат шәһәрендә 21,9 га мәйданлы каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү планлаштырыла.

2030 елга ел саен төзелеп килә торган каты коммуналь калдыклар күләменең 100 %ын сортларга аеруны тәэмин итә торган йомык цикл икътисадын формалаштыру, мондый калдыкларны 50% күбрәк күмү һәм хуҗалык әйләнешенә икенчел ресурслар һәм чимал сыйфатында җитештерү һәм куллану калдыкларының кимендә 25% җәлеп итү – «Йомык цикл икътисады» яңа проекты кысаларында ирешергә планлаштырыла торган күрсәткечләр. Бирелә торган финанслау күләме 554,1 млрд.сум тәшкил итәчәк.

«Чиста һава» федераль проекты чаралары атмосфера һавасына куркыныч пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү юлы белән проектта катнашучы 29 шәһәрдә халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк. Финанслау күләме – 127,1 млрд.сум.

Шулай ук  «Урманнарны саклау»га 159,3 млрд сум бүлеп биреләчәк һәм 46,1 млрд.сум –  «Биологик төрлелекне саклап калу һәм экологик туризмны үстерү» өчен.

Бүгенге көнгә «Экологик иминлек» илкүләм проектына Татарстан Республикасыннан 1,3 млрд.сумлык 7 чара кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International