31 августта «Мәктәп экопатруле» конкурсының чираттагы этабы тәмамлана. 2023/2024 уку елында республика укучыларыннан 3 меңнән артык гариза килде.
Исегезгә төшерәбез, конкурс шәһәр һәм авыл гомуми белем бирү оешмалары арасында «Иң актив укучы» һәм «Иң актив сыйныф» номинацияләре буенча өч яшь категориясендә үткәрелә: 1 - 4 сыйныфлар, 5 - 8 сыйныфлар, 9 - 11 сыйныфлар. Шулай ук «Иң актив мәктәп» һәм «Иң яхшы муниципаль район / шәһәр округы» билгеләнә.
Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту буенча гамәли эшкә җәлеп итү, шулай ук "Экология" илкүләм проектының яшь буынны экологик агарту һәм тәрбияләү максатларын гамәлгә ашыру.
Оештыручылар булып ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тора.