Пляжлар инфраструктурасы экологик законнар нормаларына җавап бирәме – моны Экология министрлыгы һәм Туристлык буенча дәүләт комитеты комиссиясе тикшерде

2024 елның 9 августы, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты субсидияләр кысаларында төзекләндерелгән пляж территорияләрен мониторинглауны дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда пляжлар булдыру һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә финанс түләүләре бирү буенча конкурс уздырылды.

Июль азагында Зеленодольск районының 3 пляжы: «Раифские пруды» глэмпингы территориясендәге Кече Ключи торак пунктында, «Мирас» балаларны савыктыру лагере һәм шәһәр читендәге «Утрау» клубы янында тикшерү үткәрелде.

Август аенда комиссия Лаеш районындагы «Бухта» глэмпингының пляж территориясендә табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча яр буе полосасын су объектларына ирекле керү мөмкинлеген чикләп киртәләү фактлары ачыкланмады, пляжлар канәгатьләнерлек санитар-экологик хәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International