Мониторинг кысаларында Көньяк-Көнчыгыш инспекторлары санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыкладылар

2026 елның 30 июне, сишәмбе

Экологлар Бөгелмә һәм Нурлат районнарында табигатьне саклау законнарын бозу очракларын теркәгәннәр.

Беренче чүплек Бөгелмәдә Иске православие зираты территориясендә ачыкланган. Хокук бозуның гомуми мәйданы 50кв. м тәшкил итте.

Бөгелмә районы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү җибәрелде.

Икенче чүплек Нурлат районының Яңа Иглай авылында теркәлгән. Хокук бозу мәйданы 35 кв. м тәшкил итте.

Ачыкланганча, җир кишәрлеге физик затныкы. Хокук бозучыга шулай ук кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International