Татарстанда “Чиста һава” операциясе кысаларында 1 200 автомобиль тикшерелде

2026 елның 30 июне, сишәмбе

1 июньнән ТР Экология министрлыгы белгечләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт Автонадзоры хезмәткәрләре белән берлектә “Чиста һава” операциясен үткәрә. Эш автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынтысын киметүгә юнәлдерелгән.

Беренче айда барлыгы 1 191 автотранспорт чарасы тикшерелгән. Бу 956 җиңел автомобиль, 51 йөк һәм 184 автобус.

13 машинада тискәре йогынтының артуы ачыкланган, бу тикшерелгән автомобильләрнең гомуми саныннан 1,1% тәшкил итә.

Экология министрлыгы хезмәткәрләре артыклыклары ачыкланган автотранспорт чаралары хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларның ярамавы турында аңлату әңгәмәсе үткәрә һәм административ хокук бозу турында беркетмәләр төзи.

Инспекторлар билгеләп үткәнчә, машина йөртүчеләр экологик рейдларга аңлап карыйлар:

“Машина йөртүчеләр нигездә үз автомобильләренең әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәвендә кызыксыналар. Бу саннар белән раслана: 13 машинада гына артыклык ачыкланган. Без автомобиль хуҗаларына җаваплы карашлары һәм табигатьне саклау эшендә хезмәттәшлек итәргә әзер булулары өчен рәхмәтле”.

Бензин, дизель һәм газ моторлы автомашиналар тикшерелә. Рейдлар Казан, Чаллы, Югары Ослан, Чистай, Буа, Түбән Кама, Азнакай, Арча һәм Лениногорск районнарын колачлый.

“Чиста һава” операциясе 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел акция “Экологик иминлек” милли проектына ярдәм йөзеннән 44 нче мәртәбә уздырыла. 2025 елда экологлар 6 497 автотранспорт чарасын тикшергән. 168 автотранспорт чарасы экологик яктан тикшерелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International