2026 елның 1 июненнән 31 августына кадәр Татарстан Республикасында “Татарстан Республикасы ишегалларында экологик лагерьлар һәм бәйрәмнәр уздыру буенча “Минем ЭкоҖәй” республика мәгърифәтчелек акциясе уза, аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә “Чиста булачак” төбәк яшьләр экологик иҗтимагый оешмасы оештыра. Акция республиканың күпфатирлы йортлар ишегалларында, паркларда, скверларда, мәктәп яны территорияләрендә һәм шәһәрләрендәге һәм торак пунктларындагы өстәмә белем бирү учреждениеләре мәйданчыкларында балалар өчен экологик мәйданчыклар оештыруга юнәлдерелгән комплекслы программадан гыйбарәт. Марафон чаралары оештыручыларны сайлап алу өчен ике форматта үткәрелә: ишегалды лагере-даими экозанятиеләр сериясе һәм “Минем ЭкоҖәй” ишегалды бәйрәме - халык өчен массакүләм вакыйга, шул ук вакытта катнашучылар форматларның берсен дә, икесен дә тормышка ашыра алалар. Катнашуга Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары, көллиятләре һәм башка оешмалары базасында оештырылган экологик берләшмәләр һәм биш кешедән торган командалар чакырыла, ә чаралар 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар һәм 14 яшьтән өлкәнрәк яшьләр өчен исәпләнгән. Бүгенге көндә акция республиканың төрле районнарында актив гамәлгә ашырыла. Тукай районының Бәтке авылында зур экологик бәйрәм булды, аның кысаларында катнашучылар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кошлар һәм төрләр буенча танып-белү квесты үттеләр, мастер-классларда кул эшләре ясадылар, ә кече отряд табигать турында шигырьләр сөйләде, чара истәлекле бүләкләр белән тәмамланды. Параллель рәвештә марафон Сарман районында Ләшәү-Тамак мәктәбе базасында старт алды, анда көн куңелле флешмоб белән ачылды, аннары балалар өчен экология һәм файдалы эко күнекмәләр дәресләре үткәрелде, ә финал - команда квест-уены булды. Акция баруга карамастан, оештыручылар яңа командалардан гаризалар кабул итүне дәвам итә. Катнашырга теләүчеләргә сылтама буенча онлайн-теркәлү узарга кирәк https://clck.ru/3TqKiS, гаризалар 2026 елның 6 июленә кадәр кабул ителә.